news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегендә ХVI Халыкара арт-симпозиумы күргәзмәсе ачылды

Арт-симпозиумда катнашучыларның барысына да Салават Гыйләҗетдинов ясаган истәлекле билгеләр тапшырылды.

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегендә ХVI Халыкара арт-симпозиумы күргәзмәсе ачылды
http://alabuganury.ru

(Алабуга, 25 июль, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Күргәзмәләр залында заманча сәнгать буенча «Туган йорт җылысы» ХVI Халыкара арт-симпозиумда катнашучылар эшләреннән торган йомгаклау күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән, Финляндиядән һәм Казахстаннан 32 рәссамның иҗатын тәкъдим иттеләр.

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. Россия рәссамнары берлеге әгъзасы Светлана Пташкина исә мирасханәгә үзе эшләгән рус костюмын бүләк итте.

Арт-симпозиумда катнашучыларның барысына да Салават Гыйләҗетдинов ясаган истәлекле билгеләр тапшырылды. «Кызыл канәфер» һәм «Ак каз» ансамбльләре чыгышы иҗади бүләк булды. 

Проектта катнашучылар 10 көн эчендә 70тән артык әсәр язды, алар Россиянең мирасханә фондын һәм Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең фонд коллекциясен тулыландырачак. 

Төрле алымнар һәм ысуллар белән башкарылган эшләр белгечләргә, сәнгать сөючеләргә рәссамнарның ни рәвешле — уйда, хыялда йорт киңлеген ничек иҗади күзаллауларын, утилитар мәгънәләрдән читкә чыгарып, яисә, киресенчә, аларны гомуми этномәдәни контекстта күзәтеп, детальләштереп, аны киңәйтүләрен бәяләргә мөмкинлек бирә.

Экспозициягә гадәттәгечә күмәк эшләнгән арт-объект кертелгән, ул «Авылым» дип атала, кайнар эмаль белән ясалган — бу бергәләп башкарган гамәлнең тәмамлануын, иминлеккә һәм камиллеккә омтылган халык мәдәниятләренең рухи берлеген раслау билгесе.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100