news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарстар» бәйгесенең өченче сезоны башланды

Катнашу өчен татарча җырлап, татар биюе башкарып яки шигырь сөйләп видеога яздырырга кирәк.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»,). Татарстанда «Татарстар»-«Татарстар. Мирас» онлайн-конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Гаризаны өйдән чыкмыйча гына бирергә була. Моның өчен татар җыры, биюе башкаруны яки шигырь укуны видеога яздырып җибәрергә кирәк.

Конкурс ике этапта узачак: 7 июльдән 11 августка кадәр сайлап алу туры, ә августтан сентябрьгә кадәр — ярымфинал һәм финал. Беренче урын өчен бүләккә iPhone 12 Pro Maх, икенче һәм өченче урыннар өчен iPhone 12 и iPhone 11 бирәләр.

Алдагы сезоннарда катнашучылар чыгышын татар эстрадасы йолдызлары Салават Фәтхетдинов, Винера Ганиева, «Волга-Волга» ВИА, Гүзәл Уразова, Илсөя Бәдретдинова, Лэйна һәм башкалар бәяләде.

Ике ел эчендә катнашу өчен 700дән артык кеше гариза биргән, беренче сезон җиңүчесе Даниил Федоров «Маяклар» җырына клип төшерү, ә узган ел лидеры Дмитрий Зекунов җыр һәм клип төшерү мөмкинлеге алган.

Гаризаны сылтама буенча бирергә, узган сезоннарда катнашучыларның чыгышларын «ВКонтакте»да карарга була.

2021 елгы шоуның беренче эпизоды 7 июльдә 19.00 сәгатьтә интернетта чыга. Аны «Татарстар» төркемендә һәм «ВКонтакте»да республиканың рәсми сәхифәсендә карап була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100