Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мамадыш районында «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәме 17 июльдә була
Биредә ат чабышы, халык һәм спорт уеннары, елгада балалар һәм зурлар өчен уеннар һәм башкалар оештырыла.
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). 17 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәме узачак, дип хәбәр итә «Нократ» газетасы.
Бәйрәм кунаклары һәм катнашучылар өчен бай программа әзерләнгән. Этнографик күргәзмәләр, ат чабышы, халык һәм спорт уеннары, елгада балалар һәм зурлар өчен уеннар һәм башка күңел ачу программалары каралган.
Үзәк сәхнәдә халык фольклор коллективлары, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе сәнгать осталары чыгыш ясаячак.
«Питрау» — керәшеннәрнең иң төп бәйрәмнәренең берсе. Традиция буларак аны изге апостоллар Петр һәм Павел көнендә уздыралар.
«Питрау» бәйрәме яшенә, милләтенә һәм диненә карамастан кешеләрне берләштерә торган бәйрәм. Милли бәйрәм бөтен район халкының казанышы булу аеруча шатлык», — диде Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз