news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыкара шахтерлар сабантуе Лениногорск районы белән берлектә әзерләнгән

26-27 июньдә Кемеровода шахтерлар сабантуе үтә.

(Казан, 25 июнь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Кемеровода узачак Халыкара шахтерлар сабантуен Лениногорск районы әзерләгән. 

Татарстан делегациясе белән Кемеровога Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә районның 150 кешесе килде.

"Район әлеге сабантуйга апрель башыннан әзерләнә башлады. Лениногорск районы мәдәният йорты директоры Гөлнара Зарипова берничә тапкыр Кемеровога барып мәйданны өйрәнеп, килешүләр төзеп кайтты. Оештыру эшләрен мәдәният йорты методистлары Наталья Стенкина, Гөлнара Вәгыйзова, Венера Нигъмәтуллиналар башкарды", дип аңлатты оештыручылар делегациясе вәкиле, "Айсылу" татар балалар театры җитәкчесе Зөмәрә Шәрәпова

Район делегациясендә - сабантуйың иң төп уеннарын уйнатучы район мәдният йортлары хезмәткәрләре, "Барби" балалар вокал ансамбле, җырчылар Миләүшә һәм Рөстәм Идиятовлар, Регина һәм Раил Гыйззәтуллиннар, Марат Мирзахмәтов һәм башкалар. 

Сабантуе мәйданында Лениногорск Туган якны өйрәнү музееннан татар гореф-гадәтләрен яктырткан киңкырлы күргәзмәләр әзерләнә. "Биредә татар халкының көнкүрешен тасвирлау өчен сөлгеләрдән башлап сандыкларга кадәр алып киләбез", - ди район вәкилләре.

Кемеровоның сабантуй булачак мәйданында коймак пешерү өчен махсус татар миче салынган. Биредә районның мәдәният тармагы хезмәткәрләре Миләүшә Сафина һәм Гүзәл Аделшиналар коймак пешереп халыкны сыйлаячак. 11 гимназиянең өстәмә белем бирүче укытучылары, Балалар иҗат йорты педагоглары балалар һәм өлкәннәр белән уеннар оештырачаклар.

Халыкара шахтерлар сабантуе 26 - 27 июнь көнне Кемерово шәһәрендә үтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100