news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлкинең талантлы җырчысы «Татар моңы» халыкара бәйгесендә «Рәйхан» җырын башкарды

Рифат Садыйков «Татар моңы» халыкара бәйгесе дипломы белән бүләкләнде.

Әлкинең талантлы җырчысы «Татар моңы» халыкара бәйгесендә «Рәйхан» җырын башкарды
http://alki-rt.ru

(Әлки, 25 май, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Азат Низамиев). Әлки районы мәдәният йорты методисты Рифат Садыйков Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» халыкара телевизион конкурсының республика этабында чыгыш ясады. Ул анда «Рәйхан» татар халык җырын башкарды.

Узган ел Рифат әлеге абруйлы конкурсның башта район, аннан соң зона этапларында җиңү яулаган иде. Әмма ул чакта пандемия аркасында музыкаль бәйге алга таба дәвам итә алмады. Һәм менә быел Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филормониясендә «Татар моңы» конкурсының республика этабы булды.

Салават Фәтхетдинов җитәкчелегендәге абруйлы жюри аның чыгышын югары бәяләде. Рифат Садыйков «Татар моңы» халыкара бәйгесе дипломы белән бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100