news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан университеты музеена нигез салучы Стелла Писарева вафат

1979 елда ул Казан университетының Тарих музеен ачкан һәм аны 39 ел җитәкләгән.

Казан университеты музеена нигез салучы Стелла Писарева вафат
kzn.ru

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Стелла Писарева 95 яшендә вафат булды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан федераль университетының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

1979 елда ул Казан университетының Тарих музеен ачкан һәм аны 39 ел җитәкләгән. Анда Писарева йөзләгән күргәзмә, семинар һәм конференцияләр оештырган. Шактый өлкән яшьтә булуына карамастан, Горький һәм Шаляпин музееның өлкән фәнни хезмәткәре булып эшләвен дәвам иткән.

Стелла Писарева 1946 елда Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының филология бүлеген тәмамлаган. Ул үзенең бөтен гомерен республикада музейлар төзүгә багышлаган. А.М.Горький музеенда, ТАССР Дәүләт музеенда эшләгән. Бөгелмәдә – Я.Гашек музеен, Чаллыда – шәһәр тарихы һәм КамАЗ төзелеше музеен, Кырлай авылында Тукай музеен (һ.б.) ачуда катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100