news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Щепкинчылар күренекле артистка Нәҗибә Ихсанованы искә алды

Галиәсгар Камал театры артисты Нәҗибә Ихсанова 83 яшендә быел 12 мартта вафат булган иде.

Щепкинчылар күренекле артистка Нәҗибә Ихсанованы искә алды
Лилия Гаделшина

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Казанның Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Нәҗибә Ихсанова вафатына кырык көн үтеп китте. Моннан алтмыш ел элек Мәскәүнең Щепкин Югары театр училищесында бергә укыган һәм озак еллар бер сәхнәдә уйнаган хезмәттәшләре җыелып, аның рухына дога кылды. Ифтар вакытында, чәй табыны янында үткәрелгән кичәдә Хәйдәр хәзрәт Коръән аятьләрен укыды.

«Әни өчен театр — төп йорты, төп гаиләсе иде. Ул театр дип яшәде, театр аңа яшәргә көч бирде. 2018 елда 80 яшьлек юбилеен үткәргәнчегә кадәр спектакльләрдә уйнап йөрде. Шуннан соң уйнаудан туктау белән урын өстенә ятты. Артистлар театрсыз яши алмыйдыр ул…», — дип сөйләде Нәҗибә Ихсанованың кызы Әлфия Миңнуллина-Юнысова.

Театрның директоры Илфир Якупов Нәҗибә Ихсанова гаиләсен — Камал театрының гаиләсе дип атады. «Күренекле драматург Туфан Миңнуллин, аның хәләл җефете — яраткан артисткабыз Нәҗибә Ихсанова-Миңнуллина, Нәҗибә апаның бертуган сеңлесе — озак еллар театрда костюмнар тегү цехын җитәкләп, бүген лаеклы ялга чыккан Роза апа Байбикова — татар театры үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр», — диде театр директоры.

Щепкинчылар Наил Дунаев, Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфиев Нәҗибә Ихсанова белән бергә укыган, эшләгән елларны сагынып искә алды. «Кеше китә, эше кала», — диде Ринат Таҗетдинов. Авылдашы булган Әзһәр Шакиров Нәҗибә Ихсанованың китүен аеруча авыр кичерүен әйтте. «Әниеңне картайган көнендә кадерләп карап-тәрбияләп яшәткәнең өчен рәхмәт», — дип ул артистканың кызына рәхмәтләрен җиткерде.

Искә алу кичәсендә театрның Наилә Гәрәева, Хәлим Җәләлов, Илдус Әхмәтҗанов, Илдар Хәйруллин, Дания Нуруллина, Роза Мотыйгуллина, Фирая Әкбәрова, Зөлфирә Зарипова һәм башка танылган артистлары да катнашты. Алар һәркайсы Нәҗибә Ихсанова турында җылы истәлекләре белән уртаклашты. Театрның музей мөдире Луара Шакирҗанова Нәҗибә Ихсанова турында: «Ул мәдәният белән генә түгел, татар әдәбияты белән дә җитди кызыксына, һәр вакыйгага үз фикерен белдерә торган шәхес иде», — дип сөйләде.

«Нәҗибә Ихсанова яшьләргә хәерхаклы, ярдәмчел, үсендерә иде», — дип истәлекләре белән бүлеште Дания Нуруллина. «Мин театрда эшли генә башлаган чорда ул киңәшләре белән булышты, аның эшчәнлеген үрнәк итеп мин дә сәхнәдә уйнап киттем», — диде ул. Рузия Мотыйгуллина, гомумән, щепкинчыларга рәхмәтен белдерде. «Сез — безнең остазларыбыз булдыгыз, кызганычка, сезнең рәтләрегез сирәгәя бара… Бакыйлыкка күчкән хезмәттәшләребезне искә алуыбыз аларның рухына дога булып ирешсен», — диде артистка.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100