news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә театрында онлайн репетицияләр башланды

Театр труппасы яңа пьеса өстендә эшли.

(Әтнә, 25 апрель, «Татар-информ», «Әтнә таңы»). Атна башында Әтнә театрда онлайн репетицияләр башланды. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

ZOOM программасы ярдәмендә узучы репетицияләрдә Әтнә татар дәүләт драма театры труппасы яңа пьеса тексты өстендә эшли, дип хәбәр итте Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының маркетинг буенча директор урынбасары Гөлүсә Батталова.

Үзизоляция шартларындагы читтән торып эшләү театрга да килеп җитте.

news_right_1
news_right_2
news_bot