news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мәдәният хезмәткәрләренә мактаулы исемнәр һәм медальләр тапшырылды

Мәдәният хезмәткәрләрен ТР Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм мәдәният министры Ирада Әюпова котлады.

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген театр һәм эстрада артистлары, музей хезмәткәрләренә мактаулы исемнәр һәм медальләр тапшырылды.

«Быел беренче тапкыр Мәдәният хезмәткәрләре көнендә аларны шулай җыеп бүләклибез», — диде мәдәният министры Ирада Әюпова. Тыйнак кына бәйрәм тантанасы ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее залында узды.

Мәдәният хезмәткәрләрен котларга һәм аларга дәүләт бүләкләрен тапшырырга ТР Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева да килгән. «Һәр җәмгыятьнең этәргеч көче ул — мәдәният. Сезнең эшегез кешелекнең үсеше өчен кирәк. Үз хезмәтегез нәтиҗәсеннән канәгатьлек алырга телим», — диде ул мәдәният хезмәткәрләрен котлап.

«Без авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен, төзүчеләрне һәм башка һөнәр ияләрен сәхнәдән котлаганда чыгыш ясарга өйрәнәбез. Киләсе елга республиканың беренче затлары катнашында мәдәният хезмәткәрләре өчен дә тантаналы чара уздырасы иде», — диде министр Ләйлә Фазлыевага мөрәҗәгать итеп.

«Мәдәният — милләтнең зур байлыгы. Мәдәният хезмәткәре өчен илһам кирәк, илһамсыз иҗат була алмый», — диде мәдәният министры Ирада Әюпова мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлаганда.

Күренекле рәссам, быел Тукай исемендәге дәүләт премиясенә дәгъва итүче Рушан Шәмсетдиновка ТР Президентының Рәхмәт хаты, Тинчурин театры артистлары Зөләйха Хәкимҗанова, Резеда Төхвәтуллина, Венера Шакировага «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылды.

Татарстанның атказанган артисты исемен алучылар арасында эстрада артисты Чулпан Йосыпова бар иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100