Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлады

ТР Президенты Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә республика актерлары һәм музыкантларының чыгышлары яздырылган видео урнаштырган.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте.

«Бәйрәм белән! С праздником!» - диелгән республика Президенты Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә урнаштырган постта.

Котлау тексты Татарстан артистлары һәм музыкантларының чыгышлары, республика мәдәният учреждениеләре сурәтләнгән кадрлар һәм бәйрәм чараларындагы чыгышлар белән үрелеп бара.