news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәми Гарипов турындагы фильмда «Сестренка» фильмында уйнаган яшь актер да катнашачак

Башкортстанда «Шагыйрь көндәлеге» дигән нәфис фильм төшерә башлыйлар.

 (Казан, 25 март, «Татар-информ»). Башкортстанда республиканың халык шагыйре Рәми Гариповка багышланган «Шагыйрь көндәлеге» дигән нәфис фильм төшерелә башлый.Фильмда «Сестренка» фильмында уйнаган яшь актер да катнашачак.

«Башинформ»га картинаны оештыручылар сөйләвенчә, шагыйрь 8, 15 һәм 25-30 яшьтә күрсәтеләчәк.

Рәминең балачагын «Сестренка» фильмында төп рольдә уйнаган Арслан Крымчурин катнашачак. 15 яшьлек үсмерне Уфа сәнгать институты театр факультетының өченче курс студенты Линар Бәитов башкарачак. Рәми Гариповның 25-30 яшьлек чагын М. Гафури исемендәге Башкорт драма театры актеры, Башкортстанның атказанган артисты Артур Кунакбаев уйный.

Фильмның режиссеры сүзләренчә, фильмда чын персонажлар булачак — Рәми Гарипов белән укыган Россия шагыйре Федор Сухов, хезмәттәшләре — башкорт шагыйрьләре Рафаэль Сафин, Марат Кәримов, Рәшит Нигъмәти белән дә сәхнә күренеше бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100