news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевскиның «Шаян» ансамбле 45 еллык юбилеен Мәскәүдә уздыра

10 апрельдә Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында чара уза.

Менделеевскиның «Шаян» ансамбле 45 еллык юбилеен Мәскәүдә уздыра
https://tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). 10 апрельдә Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә Татарстанның Менделеевск районыннан «Шаян» халык иҗаты коллективының юбилей концерты була. Концерт программасы «Без бердәм халык!» дип атала һәм коллективның 45 еллык юбилеена багышлана.

Чара республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уза. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Ансамбль мәскәүлеләргә Россиянең күпмилләтле мәдәнияте үзенчәлекләрен чагылдырган халык биюләрен һәм композицияләрен тәкъдим итә.

Ансамбльгә нигез салучы һәм җитәкчесе — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты Нәкыя Насыйфуллина хәзерге вакытта  җиде төркем эшләвен әйтте.

Аларда мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары, студентлар һәм эшләүче яшьләр — барлыгы 300дән артык кеше шөгыльләнә.

Ансамбль 2016 елда «Россия Федерациясенең атказанган халык иҗаты коллективы» исеменә лаек булган, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100