news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Харис: Татарстан Президенты сәнгать үсешен татар халкының үсешенә бәйләп карый

Халык шагыйре Президентның татар язучыларының китапларын чыгаруга ярдәм итүен билгеләп узды.

Ренат Харис: Татарстан Президенты сәнгать үсешен татар халкының үсешенә бәйләп карый
Рамиль Гали

(Казан, 25 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). "Татарстан Президенты сәнгать үсешен татар халкының үсешенә бәйләп карый". Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис бу фикерен “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.

“Рөстәм Миңнеханов, Президент буларак, Минтимер Шәймиев башлаган эшләрне матур дәвам итте. Аның уңышы шушы дәвамчылыктан башлана. Икенчедән, ул Минтимер Шәрипович башлаган эшләрне тагын да киңәйтте, үстерде һәм икътисад ягыннан Татарстанны халыкара аренага чыгарды”, - диде халык шагыйре.

“Татарстанның социаль тормышы, минем карашымча, яхшы якка таба үзгәрде һәм моны беркем дә инкарь итә алмый. Республикабызда бүген тәртип, җире эшли – уңыш бирә, заводлар-фабрикалар эшләп тора. Бу инде Президентыбызның республика белән, халык белән матур идарә итә белүеннән килә”, - дип дәвам итте ул.

Ренат Харис Президентның татар әдәбияты-сәнгатенә уңай мөнәсәбәтен аеруча ассызыклап билгеләп үтте.

“Соңгы елларда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында берничә зур әсәр куелды: Резеда Әхиярованың “Шагыйрь мәхәббәте”, “Сөембикә” операсы, “Алтын Урда” балеты, Эльмир Низамов әсәрләре... Алар барысы да Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән дөнья күрделәр”, - диде ул.

Халык шагыйре Президентның татар язучыларының китапларын чыгаруга да ярдәм итүен, татар әдипләренең күп томлыклары дөнья күрүен билгеләп узды. “Татарстан Президенты сәнгать үсешен татар халкының үсешенә бәйләп карый”, - дип нәтиҗә ясады Ренат Харис.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100