news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның биш модельеры «Татар Style-2022» фестивалендә костюмнар тәкъдим итәчәк

Этномода фестивале 25 февраль көнне Бөгелмәдә булачак.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Бөгелмә драма театры I «Татар Style-2022» этномода фестивалендә катнаша. 25 февральгә билгеләнгән фестивальдә республиканың көньяк-көнчыгышыннан биш модельер үз коллекцияләрен тәкъдим итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына театрның әдәби бүлек мөдире Юлия Исмәгыйлева хәбәр итте. 

Баталов исемендәге Бөгелмә драма театры фестивальдә Марина Колесник һәм Фагыйлә Ситдыйкованың тегү цехы осталары әзерләгән костюмнар тәкъдим итәчәк. Алар костюмнар буенча театр рәссамы Татьяна Виданова эскизлары буенча тегелгән. Ул Рязань театрында эшләсә дә, инде күп еллар Бөгелмә артистлары белән хезмәттәшлек итә.

«Казан сөлгесе» музыкаль комедиясенә костюмнар әзерләгәндә ул татар костюмы тарихына багышланган китапларга таянып эшләде. Татар милли бизәкләрен (читек, чигүле сөлге, калфак, түбәтәй, хәситә) өйрәнеп, аларга моданың соңгы яңалыкларын кертеп җибәрде», — дип искәртте Юлия Исмәгыйлева.

Сәхнәдә модельерлар татар мәдәнияте элементлары урын алган заманча кием, милли костюм, көндәлек мөселман киеме һәм мөселман туй күлмәкләре тәкъдим итәчәк.

Этномода фестивале 25 февраль көнне 17.00 сәгатьтә Бөгелмә ЗАГСында башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100