news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лидия Әхмәтова татар джазына багышланган «Джазлы Казан» беренче китабын тәкъдим итте

Җыентык композиторның профессиональ иҗат эшчәнлегенең 30 еллыгына багышлаган.

Лидия Әхмәтова татар джазына багышланган «Джазлы Казан» беренче китабын тәкъдим итте
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Лидия Әхмәтованың «Джазлы Казан» дип аталган ноталар һәм романслар җыентыгын тәкъдим итү кичәсе булды.

«Балачактан ук күңелемдә көйләр туа иде, мин аны үз-үземә көйләп, җырлап йөрдем. Музыка училищесына тәмамлап, Казан дәүләт консерваториясендә белем алгач, музыканы нотага салырга өйрәндем. Профессиональ җырчы буларак, репертуар да тупларга кирәк иде. „Галәм кызы“ дигән беренче җырымны Гөлшат апа Зәйнашева сүзләренә яздым», — диде җырчы «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Татарстан Филармониясенең джаз-оркестры директоры Лидия Әхмәтова үзенең җыр һәм романслар җыентыгын профессиональ иҗат эшчәнлегенең 30 еллыгына багышлаган. Китапка композиторның 41 әсәре тупланган. Ул Фәнис Яруллин, Роберт Миңнуллин, Флера Тарханова, Гәрәй Рәхим, Разил Вәлиев кебек шагыйрьләрнең шигырьләренә көй язган.

Тәкъдим итү кичәсендә «Джазлы Казан» җыры да яңгырады. Аның композитор Рәзинә Сәетгәрәева сүзләренә иҗат иткән. «Рәзинә ханым җиңел кеше булып чыкты. Ул джаз ритмнарын тоя, аңлый. Бик күп шагыйрьләргә мөрәҗәгать итеп карадым, джаз ритмының катлаулы булуын әйттеләр», — диде Лидия Әхмәтова.

Җыентыкның музыкаль редакторы Ильяс Камал җырларның профессиональ һәм гади, аңлаешлы иҗат ителүен билгеләп үтте. «Бу әсәрләрне һәркем тыңлый ала. Китапта романслар да, халыкчан җырлар да бар. Җырларның башкаручысы булсын, яңгырап торсыннар иде», — дигән теләкләрен җиткерде.

«Дусларыма» дигән җырның сүзләрен композиторның коллегасы — Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев иҗат иткән. «Лидия белән дуслыгыбызга 40 ел булды. Дуслык хакына җыр язарга тәкъдим итте. Бергә укыдык, чыгыш ясап йөрдек. Шигырьне болай гына язып булмый, ләкин дуслык диюгә миңа илһам килде. Шигырьне бер минут эчендә яздым», — диде ул.

«Казанда джаз яши һәм ул һаман үсештә. Джаз оркестры бүгенге көндә барлык концертларыбызны бизи, республика районнарында да чыгыш ясады. Лидия Әхмәтова илебез музыка мәдәнияте һәм педагогикасының алдынгы казанышларын Татарстан филармония джаз оркестры эшчәнлегенә зур осталык белән кертә бара», — диде Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин.

Татарстан филармония джаз оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Сергей Васильев Лидия Әхмәтованың җырларына эшкәртмә ясауда катнашкан. «Бу җыентык иҗади тормышның бер нәтиҗәсе. Эстрада-джаз музыкасы өлкәсендә бик аз җырлар иҗат ителгән. Җырларны классик, джаз һәм эстрада җырчысы башкара ала», — диде ул.

«Джазлы Казан» ноталары җыентыгы, вокал башкару сәнгатенә ярдәм итү һәм аны үстерү өчен, Татарстан Республикасының белем бирү музыкаль учреждениеләренә бүләк ителәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100