news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучылар берлеге съезды 3 мартта өч мәйданчыкта үткәреләчәк

Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы һәм Әлмәт бүлекчәләре Казан белән видео-конференц-элемә аша тоташтырылачак.

Язучылар берлеге съезды 3 мартта өч мәйданчыкта үткәреләчәк
"Татар-информ" архивы

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы съезды 3 мартка тәгаенләнде.

ТР Мәдәният министрлыгыннан ачыклык кертелгәнчә, съезд Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия залында үтәчәк.

Съезд өч мәйданчыкта үткәрелә. Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы һәм Әлмәт бүлекчәләре Казан белән видео-конференц-элемә аша тоташтырылачак. Бу мөмкинлек муниципалитетның башкарма комитетлары аша тудырылачак.

«Әлеге формат Татарстан Язучылар берлегенең уставына каршы килми. Ул бөтен тиешле процедураларны үткәрергә мөмкинлек бирә. Бу — онлайн формат түгел, ә бәлки дистанцион элемтә чарасы», — дип ачыклык кертте оештыручылар.

Әлеге чикләүләр катнашучылар арасында яше 65тән артык булганнарның күплеген исәпкә алып кертелә.

Татарстан Язучылар берлегенең XIX съездында соңгы дүрт елга нәтиҗә ясала һәм Язучылар берлегенә рәис сайлана. Съезд 10.00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100