news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы театры халык театрлары өчен «AYAZ.LAB» театраль лабораториясен башлап җибәрде

Театраль лаборатория «Идел-йорт» фестивале кысаларында үтә.

 Чаллы театры халык театрлары өчен «AYAZ.LAB» театраль лабораториясен башлап җибәрде
Владимир Васильев/архив

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Чаллы татар дәүләт драма театры Тукай районының Теләнче Тамак халык театрына осталык дәресләре бирде.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Идел-йорт» фестивале кысаларында «AYAZ.LAB» театраль лабораториясен башлап җибәрде, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Театраль лаборатория район җирлегендәге үзешчән һәм халык театрлары белән уртак хезмәттәшлекне, үзешчән сәнгатькә профессиональ яктан булышлыкны күздә тота. 

Лаборатория эшчәнлегендә көн дәвамында үзешчән артистлар өчен пластика, сәхнә теле һәм техникасы, режиссура, сценография һәм спектакльнең музыкаль бизәлеше, актерлык осталыгы, вокал буенча мастер-класслар үткән.

Дәресләрдән соң үзешчән артистлар спектакль карарга чакырылган — кунакларга Хәй Вахитның «Күк капусы ачылса» музыкаль комедиясе күрсәтелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100