news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда «Җыр керсен күңелгә» дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим ителде

Укучылар ике командага бүленеп, төрле биремнәр үтәп, җырлап, биеп, күңел ачып, бүләкләр дә отты.

Башкортстанда «Җыр керсен күңелгә» дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим ителде
https://tatar-congress.org/

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Башкортстанның Туймазы шәһәренең «Төмәнәк» татар иҗтимагый үзәге җыр-моңга күмелде. Кандра музыка мәктәбе укучылары һәм «Хәзинә» татар вокал ансамбле сәхнә тотты. Биредә алар «Җыр керсен күңелгә» дип исемләнгән бай концерт программасын тәкъдим итте. Яшь йолдызчыкларның чыгышлары һәммәсенең күңеленә хуш килде.

Халыкара туган телләр көне уңаеннан үзәктә «Туган телем — шиңмәс гөлем» дип исемләнгән чара узды. Бәйрәм «Туган тел» гимны белән башланды. Бирегә йөрүче балаларны Туймазы шәһәренең «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәвия Фәрхитова тәбрикләде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Укучылар ике командага бүленеп, төрле биремнәр үтәп, җырлап, биеп, күңел ачып, бүләкләр дә отты. Туган тел көнендә «Төмәнәк-Сәләт» клубы активисты Азалия Шәвәлиева да катнашты. Бәйрәм чарасы «Сәләт» лагереның флешмобы белән төгәлләнде. Матур, эчтәлекле бәйрәм чарасын Айгөл Гәрәева оештырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100