news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда «Ай алкалы татар кызы» исемле әдәби-музыкаль чара үткәрелгән

Очрашуга Туймазы, Бәләбәй, Стәрлебаш һәм башка төрле район, шәһәрләрдән вәкилләр килгән.

Башкортстанда «Ай алкалы татар кызы» исемле әдәби-музыкаль чара үткәрелгән
tatar-congress.org

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). 22 февраль көнне Салават шәһәрендә Башкортстан Республикасының «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының утырышы узды. Аның кысаларында «Ай алкалы татар кызы» исемле әдәби-музыкаль чара үткәрелгән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгресссының Башкортстандагы вәкиллеге социаль челтәрдә хәбәр итә.

Чараны «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Люция Вафина, Салават шәһәрендәге «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Фәнзилә Тибеева оештырган.

Башкортстанда иҗтимагый оешманың бүлекчәләре күп. Очрашуга Туймазы, Бәләбәй, Стәрлебаш һәм башка төрле район, шәһәрләрдән вәкилләр килгән.

Җыелыш кысаларында «Ай алкалы татар кызы» исемле әдәби-музыкаль чара Салават башкорт драма театрында күренекле әдибә Дилә Булгакова иҗатына багышланган. Анда җыр-моңга, нәфис сүзгә бай чарада мәртәбәле кунаклар, Башкортстанның татар милли оешмалары вәкилләре катнашкан. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессының Казан вәкиле Алмаз Нургалиев, Башкортстандагы вәкиллек җитәкчесе Альфред Дәүләтшин.

Соңыннан «Әннәби» җәмигъ мәчете һәм аның имам-хатыйбы Рәмил хәзрәт Насыйров тарафыннан кичке аш оештырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100