news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар сүзе» бәйгесендә катнашучыларның 80 проценты - балалар

Бәйгедә катнашу өчен барлыгы 3,8 мең гариза килгән. 

«Татар сүзе» бәйгесендә катнашучыларның 80 проценты - балалар
Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе гамәлгә куйган «Татар сүзе» бәйгесендә катнашучыларның 80 проценты - балалар.

«Жюри әгъзасы буларак, бәйгегә 3,8 мең гариза кабул ителүе турында әйтә алам. Бу зур күрсәткеч. Мин бик шатмын. Димәк халкыбызга ана телебезне саклауга карата өмет баглап була. Катнашучыларның 80 проценты - балалар», — диде Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов «Тәртип» радиосының яңа визуаль һәм музыкаль бизәлешен тәкъдим итү чарасында.

Исегезгә төшерәбез, «Татар сүзе» бәйгесенең төп максаты — катнашучыларның игътибарын татар телен һәм классик әдәбиятны саклап калу һәм үстерүгә юнәлтү.

Бәйге өч номинация — шигърият, проза, мәсәл жанрлары буенча үткәрелә. Һәрбер номинациядә һәр категория өчен өч премия каралган. Бәйгенең приз фонды 1 млн сум тәшкил итә.

«Татар сүзе» бәйгесенә нәтиҗә 21 февраль, Халыкара туган тел көнендә, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Гала-концертта ясалачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100