news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Татарстанда туган телләр айлыгы башланды

Ай дәвамында иҗади бәйгеләр, китап күргәзмәләре, тематик кинолар күрсәтү һәм башка чаралар булачак.

Бүген Татарстанда туган телләр айлыгы башланды
Солтан Исхаков

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген Татарстанның Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин республикада туган телләр айлыгы башлануын игълан итте.

«ЮНЕСКО тарафыннан 21 февраль Халыкара туган тел көне итеп билгеләнгән. Татарстанның Мәдәният министрлыгы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Халыкара туган тел көне уңаеннан чаралар уздыру планын раслады. Планга барлыгы 170 чара кергән. Алар онлайн һәм офлайн форматта узачак», — диде Дамир Натфуллин «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.

Туган телләр айлыгы кысаларында Мәдәният министрлыгы линиясе буенча 31 чара үткәрелә. Мәсәлән, бүген яшь рәссамнар арасында «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» 17нче республикакүләм бәйге башлана. Быел ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланып, «Туган йорт җылысы» темасына үткәрелә. Бәйгедә сәнгать мәктәпләре, студияләре укучылары катнаша ала.

Министр урынбасары ай дәвамында «Төрле телләрдә сөйләшәбез» дип аталган Бөтенроссия нәфис сүз осталары бәйгесе узачагын әйтте. Республиканың дәүләт һәм муниципаль китапханәләрендә китап күргәзмәләре дә булачак. «Татаркино» оешмасы барлык муниципаль кинозалларда тематик кинолар күрсәтәчәк.

«Быел Татарстанда беренче тапкыр „Панорама“ кинофестивале узачак. Кинофестиваль 21 февральдән 12 декабрьгә кадәр барачак. Кинолар Казанның „Мир“ кинотеатрында, Яр Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск, Тәтеш, Нурлат, Лениногорск, Азнакай шәһәрләре кинотеатрларында күрсәтеләчәк», — диде Дамир Натфуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100