news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Без — кырык беренче ел балалары» фильмы премьерага кадәр ябык күрсәтелде

Фильм Арча районында һәм Яшел Үзән районының Мамадыш Әкил авылы мәктәбендә төшерелгән.

«Без — кырык беренче ел балалары» фильмы премьерага кадәр ябык күрсәтелде
Владимир Васильев

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Без — кырык беренче ел балалары» фильмы бүген беренче тамашачыларга — төшерү командасының үзенә, тәнкыйтьчеләргә һәм журналистларга күрсәтелде.

Фильм Мөхәммәт Мәһдиевның шул исемдәге повесте буенча телевидение мөхәррире Әлфирә Мәһдиева киносценарие буенча төшерелгән. Режиссер һәм киносценарий буенча автордаш — Әмир Галиәскаров. Продюсер — Миләүшә Айтуганова.

Фильм Арча районында һәм Яшел Үзән районының Мамадыш Әкил авылы мәктәбендә төшерелгән иде.

Миләүшә Айтуганова әлеге фильмның Әмир Галиәскаров өчен беренче тулы метражлы нәфис фильм булуын әйтте. Режиссерга продюсер тарафыннан басым булмыйча, аңа үзе теләгәнчә төшерү мөмкинлеге бирелүен ассызыклады.

«Без Әмир белән баштан ук әсәрдән читкә китмәячәгебез турында сүз куештык. Бүген без аны беренче тапкыр караячакбыз. Мин Мәһдиевның туганнары алдында куркып та торам», — диде Миләүшә Айтуганова.

«Без киноны аклы-каралы итәргә булдык. Бу — сугыш турында совет чоры фильмнарына стилизация. Безнең өчен „Летят журавли“ һәм „Иваново детство“ фильмнары үрнәк булып торды. Без шуңа омтылдык», — диде режиссер. Ул фильмның уңышлары өчен дә, кимчелекләре өчен дә үзе җаваплы булуын ассызыклады.

Фильмның беренче тамашачылары арасында Мөхәммәт Мәһдиевның кызы Гәүһәр Хәсәнова да бар иде. Соңыннан ул фильмны ошатуын әйтте, кайбер кимчелекләрен дә күрсәтте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100