news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» да «Хәтергә уелган китап» бәйгесенә нәтиҗә ясаячаклар

Чарага гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган.

«Татар-информ» да «Хәтергә уелган китап» бәйгесенә нәтиҗә ясаячаклар

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Бүген, 24 декабрьдә, 14:00 сәгатьтә «Татмедиа» бинасында «Безнең мирас» журналы һәм Татарстан китап нәшрияты оештырган «Хәтергә уелган китап» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләячәкләр.

Бәйгене Татарстан китап нәшрияты белән берлектә «Безнең мирас» журналы уздырды. Ул ТАССР төзелүгә һәм Татарстан китап нәшрияты оештырылуга 100 ел тулуга багышлана.

Чарада «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, «Татмедиа» генераль директоры Шамил Садыйков, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Татарстанның халык шагыйрьләре Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев һәм Зиннур Мансуров, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстан китап нәшрияты генераль директор Илдар Сәгъдәтшин, КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов катнашачак.

«Татар-информ» сайтында бүләкләү тантанасының онлайн-трансляциясе оештырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100