news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роберт Миңнуллин исемендәге әдәби бәйге тәмамланырга бер атна калды

Татар телендә балалар һәм яшүсмерләр өчен иҗат ителгән әдәби әсәрләр «Иң яхшы проза әсәре», «Иң яхшы комикс», «Иң яхшы скетч», «Иң яхшы балалар өчен шигырь» номинацияләре буенча кабул ителә.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Роберт Миңнуллин исемендәге әдәби конкурска иллеләп әсәр кабул ителгән. Оештыручылар бәйге тәмамланырга вакыт аз калып баруын искәртә. Бәйгедә катнашу өчен әдәби әсәрләрне 30 ноябрьгә кадәр Татарстан Язучылар берлегенә юлларга кирәк

«Бөтен номинациягә дә гаризалар килде. Кабул ителгән иҗади эшләрнең төп өлешен чәчмә әсәрләр һәм шигырьләр алып тора», - ди оештыручылар.

Татар телендә балалар һәм яшүсмерләр өчен иҗат ителгән әдәби әсәрләр «Иң яхшы проза әсәре», «Иң яхшы комикс», «Иң яхшы скетч», «Иң яхшы балалар өчен шигырь» номинацияләре буенча кабул ителә.

Мәдәният министрлыгы һәм ТР Язучылар берлеге тарафыннан Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәрләр бәйгесе октябрь башында игълан ителде. Декабрь аенда конкурска нәтиҗә ясалачак.

Конкурс «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.

Күренекле балалар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин 2020 елның 27 мартында вафат булды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100