news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә гимназиясе укучылары Бөтенроссия мәктәпләре фестивалендә Гран-при яулады

Укучылар Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» әсәреннән өзек тәкъдим итте.

Минзәлә гимназиясе укучылары Бөтенроссия мәктәпләре фестивалендә Гран-при яулады
http://menzela.ru/

(Минзәлә, 24 ноябрь, «Татар-информ», «Минзәлә», Дифиза Нуриева). Ленар Миннемуллин җитәкчелегендәге гимназия укучылары туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, бөек драматург Кәрим Тинчуринның тууына 134 ел тулуга багышланган «Ул кабызган утлар балкышы» V Бөтенроссия мәктәпләре фестивалендә катнашты.

Укучылар «Спектакльдән өзек» номинациясендә Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» әсәреннән өзек тәкъдим иттеләр.

Әлеге спектакльдә рольләрне Алсу Гәрәева, Рузалина Крашева, Рунар Әхмәтов, Фирүзә Хәбирова, Айдар Низамов, Айзилә Исхакова, Айнар Хәлиуллин, Азалия Бәдретдинова, Талгал Маликов, Ислам Нуриев, Алия Абышева башкарды, диелә хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100