news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе студентлары «Пушкин картасы» ярдәмендә музейга сәяхәткә барды

Укучылар драматург Таҗи Гыйззәткә багышланган күргәзмә, авыл тарихы турында экспозицияләр белән танышты.

Әгерҗе, 24 ноябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Узган атнада, «Пушкин картасы» проектыннан файдаланып, Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалы студентлары Иж — Бубый авылында булдылар.

Алар музей урнашкан сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов йортын карадылар.

Музей экспозицияләре авылның ничек барлыкка килүе, бертуган Бубилар тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйли. Балалар драматург Таҗи Гыйззәткә багышланган күргәзмәне дә карады.

Яшьләр өчен экскурсияне Гөлназ Джаметова үткәрде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot