news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан документаль фильмнар циклы төшергәннәр

Бүген «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында җиденче һәм сигезенче фильмнар күрсәтеләчәк.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан республика тарихы турында документаль фильмнар циклы төшергән.

Беренче фильмда Татарстан дәүләтчелегенең чишмә башы (Идел буе Болгар дәүләте – Казан ханлыгы – Казан губернасы) һәм ТАССР төзелүнең алшартлары, шулай ук 1917 елгы революция һәм хакимиятнең Советлар кулына күчүе хакында сүз бара.

Циклның икенче өлешендә XX гасырның 20-40нчы елларындагы республика тормышы бәян ителә.

Өченче фильм 1953-1964 еллардагы икътисади реформаларга, КАМАЗ һәм «Түбән Кама Нефтехим» кебек зур сәнәгать комплексларын төзүгә багышланган.

Дүртенче эпизодта базар мөнәсәбәтләре формалашу, милли үзаңның үсүе, Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация һәм Татарстан Конституциясен кабул итү, халыкара хезмәттәшлек һәм республика күләмендәге зур программаларны гамәлгә ашыру хакында сүз бара.

Дүртенче фильмда социалистик реализм тантана иткән чорда ТАССРда мәшһүр рәссамнар, язучылар, драматурглар һәм композиторларны ничек иҗат итүе сурәтләнә.

Циклның алтынчы өлешендә республиканың формалашу этаплары (узган гасырның 20нче елларындагы яңа икътисади сәясәттән алып 2030 елга кадәр исәпләнгән Татарстан Республикасының Социаль-икътисади үсеш стратегиясенә кадәр) бәян ителә.

ТАССРның 100 еллыгына багышланган җиденче эпизодта («Милли педагогика. Тарих һәм бүгенге заман») экспертлар ислам дәверендә милли мәгариф системасының чәчәк атуы һәм вазифаи затлар республика территориясендә татар телен белергә һәм шул телдә аралашырга тиеш булган чор хакында сөйли.

Сигезенче фильм «ТАССРда фәннең формалашуы» дип атала.

ТАССР тарихы турындагы фильмнар белән рәсми сайтта (100tatarstan.ru - http://100tatarstan.ru/news/rubric/list/mediagalereya) танышырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100