news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Популяр җырлар авторы Мансур Шиһаповның юбилей кичәсе Зур концертлар залында була

Бәйрәм шагыйрьнең 80 яшьлегенә, иҗади эшчәнлегенә 55 ел тулуга багышлана.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Шагыйрь, популяр җырлар авторы Мансур Шиһапов юбилей кичәсенә әзерләнә. Кичә аның 80 яшьлегенә, иҗат эшчәнлегенә 55 ел тулуга багышлана диелгән концерт афишасына.

Мансур Шиһаповның юбилей кичәсе Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында 28 ноябрьгә билгеләнгән. Кичә «Чишмәләр җырлыйлар җыр итеп, ялкынлы яшьлегем эзләрен…» дип атала, 18.00 сәгатьтә башлана.

Концертта Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех, Татарстанның халык артистлары Зөфәр Хәйретдинов, Рөстәм Закиров, Рәшит Сабиров, Татарстанның атказанган артистлары Филүс Каһиров, Марсель Вагыйзов, Рәсим Низамов, Лилия Муллагалиева, Чулпан Йосыпова, артистлар Алинә һәм Азат Кәримов һәм башкалар катнаша.

Мансур Шиһапов В. И. Качалов исемендәге Зур театр каршында оешкан театр студиясендә белем алган. Наилә Гәрәева, Ирек Баһманов, Вадим Кешнер белән бергә укыган. 1979 — 1984 елларда Тинчурин театрын җитәкли, 1996 елдан Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залының директоры була.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мансур Шиһапов «Яшьлегемә кире кайтыр идем», «Туй күлмәге» кебек популяр җырлар авторы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100