news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Һөнәр» фестивале программасына әле чыгып өлгермәгән ике спектакль кертелгән

Фестивальдә алты көн дәвамында 11 коллектив спектакльләр тәкъдим итәчәк.

«Һөнәр» фестивале программасына әле чыгып өлгермәгән ике спектакль кертелгән
Рамил Гали

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Һөнәр» фестивале программасына әле чыгып өлгермәгән ике спектакль кергән. Бүген «Татар-информ»да фестивальгә багышлап үткәрелгән матбугат конференциясендә оештыручылар фестиваль программасы турында сөйләделәр. 

«Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале программасына 16 спектакль кертелгән. Аның икесенең әле премьерасы чыкмаган. Болар — Кариев театрында чыгачак «Мио, минем Мио» әкияте. Икенчесе — Камал театрында Айдар Җаббаровның «Хуш, авылым» документаль спектакле.

Фестивальне оештыручылар премьера булмауга карамастан, аларны афишага кертүне кирәк дип санаган. Чөнки фестивальнең программа директоры Нияз Игъламов бу режиссерларның фестивальгә лаеклы сәхнә әсәре чыгарасына ышана.

«Мин Айдарның яхшы спектакль чыгарасына ышанам. Чөнки ул эзләнә. Аның әсәре фикер алышырга җирлек була алачак. Мин Айдар Җаббаровка һәм Екатерина Гороховскаяга ышанам», - диде ул.

«Кичә беренче тапкыр прогон үткәрдек. „Хуш, авылым“ мини спектакльләрдән торачак, мин аларны блоклар дип атыйм. Без аларга кисәкләп репетицияләр ясадык. Кичә бергә җыйдык — дүрт сәгать килеп чыкты», — дип сөйләде Айдар Җаббаров афишага кергән спектакле турында.

«Быел „Алтын битлек“ театр премиясе исемлегенә эләккән биш Татарстан спектакленең дүртесе „Һөнәр“ аша үткән. Бу безнең фестивальнең дәрәҗәсе, аның сыйфаты турында сөйли», — дип нәтиҗә ясады Нияз Игъламов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100