Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөнир Якупов Актерлар йортында юбилей концерты бирде
Татарстанның халык артисты Мөнир Якуповка 70 яшь.
(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның халык артисты Мөнир Якупов үзенең 70 яшьлеге хөрмәтенә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында концерт бирде.
Концерт аншлаг белән белән узды. Җырчының юбилеена аның иҗатын яраткан тамашачысы җыелган, туганнары, дуслары, Кулаткыдан авылдашлары килгәннәр. Концертта халыкара конкурслар лауреаты Айсылу Сәлманова катнашкан.
“Залда затлы җыр яраткан, яхшы вокалны аңлаган тамашачы утырганы күренеп тора иде. Программа опера әсәрләренең популяр арияләреннән һәм романслардан төзелгән иде. Халык һәр җырны озаклап алкышлады”, - дип сөйләде әлеге концертта булган халык шагыйре Равил Фәйзуллин.
“Мин менә татар егете дөнья операларын ничек башкара дип горурланып кул чабып утырдым. Башта безнең Кулаткы егете татарча җырламыймы дип аптырадым да. Җырлады! Рөстәм Яхин романсларын башкарды. Тавышы шәп баритон! 70 яшь өчен яхшы сакланган”, - ди Равил Фәйзуллин.
“Без бит инде чыгымлы юбилейлар уздырырга яратабыз. Мөнир үз тамашачысы өчен бик затлы бәйрәм ясады. Миндә нишләп Опера театрында узмады дигән сорау туды. Икенчедән, залда түрәләрне, язучыларны һәм артистларны очратмадым. Рөстәм Маликов бар иде дә, мин килдем, башка таныш йөзләр күренмәде”, - ди халык шагыйре.
- Мөнир Якупов – Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы районында туган. Казан дәүләт консерваториясендә укыган, Мәскәүдә СССРның халык артисты Евгений Нестеренкода стажировка узган. 40 ел Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты. Соңгы күренекле рольләренең берсе – “Шагыйрь мәхәббәте” операсында Фатыйх Әмирхан роле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз