news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гармун остасы Айрат Харисов тальянның сәхнәдә күренми башлавына борчыла

Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге Татар китабы йортында «Этнокунакханә» клубы ачты.

Гармун остасы Айрат Харисов тальянның сәхнәдә күренми башлавына борчыла
архив/Рамиль Гали

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Гармун ясау остасы тальяннар популярлашсын өчен аны ансамбльләребез һәм музыкантларыбыз сәхнәгә еш алып чыгарга тиеш дип саный. Татар китабы йортында узган «Этнокунакханә» клубында ясалган чыгышында гармун остасы тальянны популярлаштыру турында фикерләре белән бүлеште.

«Этнокунакханә» клубы кунагы буларак, Айрат Харисов тальян ясый башлау тарихын, остазлары турында сөйләде. Тальян ясау үзенчәлекләре белән бүлеште һәм тальяннарында уйнап та күрсәтте. «Этнокунакханә» клубы кунаклары бүген гармунны популярлаштыруның бик актуаль мәсьәлә булуын ассызыкладылар.

  • Быел ТР Президенты ярдәме белән Музыка мәктәпләренә тальянкалар бирү программасы эшли башлады. Татарстанда альяннар ясаучы бердәнбер оста Айрат Харисов әлеге программа кысаларында 100 тальян ясауга йөкләмә алды. Аның унысы 30 августта республиканың музыка мәктәпләренә тапшырылды.

«Безгә тальян теләрен Италиядән заказ белән кайтартырга туры килә. Чөнки Россиядә җитештермиләр», — ди оста. Татар тальяннарының бер үзенчәлеге — кыңгыраулар. «Кыңгырау кую өчен иске телефон аппаратлары кыңгыраулары таптым. Әзер кыңгыраулар табып булмый. Казан фабрикасы да кыңгырау белән ясамый иде», — дип серләре белән бүлеште Айрат Харисов.

«Башкортстан курайны югары дәрәҗәгә күтәрде. Курайчылар сәнгать академияләрендә укытыла. Ә без тальянны татар инструменты дисәк тә, аны сәхнәдә сирәк күрәбез. Айдар Фәйзрахманов һәм Фән Вәлиәхмәтовтан башка кем уйный? ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә сәхнәгә тальянны активрак чыгарсын иде», — ди гармуннар остасы.

«Этнокунакханә» клубын оештыручы Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге кунакларга татар халык музыка уен кораллары турында популяр мәгълүмат тупланган «Гармун, кубыз, курай» китабын бүләк итте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100