news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фольклорчы галим Геннадий Макаров: Тальян тавышы – татар милләте тавышы

ТР Традицион мәдәниятне үстерү үзәге Татар китабы йортында «Этнокунакханә» клубын ачып җибәрде.

Фольклорчы галим Геннадий Макаров: Тальян тавышы – татар милләте тавышы
архив/Рамиль Гали

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тальян тавышы — татар милләте тавышы дип саный фольклорчы галим Геннадий Макаров. Татар китабы йортында узган «Этнокунакханә» клубында ясалган чыгышында галим музыкант моның сәбәпләрен аңлатты. Татар китабы йортында «Этнокунакханә» клубы проекты эшли башлады.

«Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге фольклорыбызны җыю һәм саклау гына түгел, ә трансляцияләү максатын да күздә тота. Дуслар җыелып республика халыкларының мәдәнияте турында фикер алышу өчен, «Этнокунакханә» клубы проектын башлап җибәрдек. Халык традицияләре турында сөйли алырлык белгечләребез барында аларны тыңлыйк», — дип Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге директоры Алсу Мифтахова яңа проектны тәкъдим итте.

«Тальян Европадан Россиягә 1812 елгы сугыштан соң керә башлагандыр. Парижга барып җиткән меңәрләгән солдат трофейлар белән кайткан: Россиядә гитарада, физгармониядә уйный башлаганнар. Шулай итеп, Европа яңалыгы Россия мәдәниятенең бер өлешенә әверелгән. Татарлар алдынгы милләт буларак, тальянканы тиз үзләштереп алган һәм үзләренә җайлаштырган», — дип гармун тарихыннан башлады Геннадий Макаров.

Ул татарларның гармунны борынгы заманнарда «әргән» дип атауларын искәртеп узды. Татарларның традицион гармунга кадәр клавишлы физгармониядә уйнаулары турында сөйләде. «Татарча итеп уйнасаң, фортепиано да, синтезатор да татар инструменты була ала», — диде галим.

Геннадий Макаров исламның гармунга каршы булмавын ассызыклады. «Мулла каршы булган икән, бу иске карашлар белән генә бәйле, ислам белән түгел», — диде ул. Гармунның адаптациясе озак барган. Соңрак тальянда уйнау татарлык эталонына да әверелгән. Заманча татар мәдәнияте тальянга корылган», — диде Геннадий Макаров.

«Этнокунакханә» клубының икенче кунагы — тальяннар ясаучы бердәнбер оста Айрат Харисов. Быел ТР Президенты ярдәме белән Музыка мәктәпләренә тальянкалар бирү программасы эшли башлады. Әлеге программа кысаларында Айрат Харисов 100 тальян ясауга йөкләмә алды. Аның унысы 30 августта республиканың музыка мәктәпләренә тапшырылды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100