news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада Мостай Кәримнең ун томлык әсәрләр җыелмасы чыкты

Басмага әдипнең моңа кадәр басылып чыккан әсәрләре дә, кулъязмаларда сакланган һәм әлегәчә дөнья күрмәгән әсәрләре дә кертелгән.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). 28 октябрьдә Уфаның Мостай Кәрим исемендәге Милли Яшьләр театрында Мостай Кәримнең ун томлык әсәрләр җыелмасы тәкъдим ителәчәк. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган чарада язучылар һәм шагыйрьләр, җәмәгать эшлеклеләре, студентлар һәм укучылар катнаша.

Басмага әдипнең моңа кадәр басылып чыккан әсәрләре дә (проза, шигърият, драматургия, публицистика, көндәлекләр), кулъязмаларда сакланган һәм әлегәчә дөнья күрмәгән әсәрләре дә кертелгән. Беренче том – 2009 елда, унынчы том исә 2019 елда – шагыйрьнең тууына 100 ел тулу алдыннан нәшер ителгән. Һәр томның тиражы 2 мең данә тәшкил итә.

Тәкъдим итү кичәсен Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан «Китап» нәшрияты һәм Мостай Кәрим исемендәге фонд оештыра. Кичә 15.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot