news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры Супералисаның «Татарстан супергуд» композициясе нигезендә клип төшергән

Театр SuperAlisa төркеменә һәм Ислам Вәлиевка «Татарстан-супергуд» трегын кулланырга рөхсәт иткән өчен рәхмәт белдерә.

Камал театры Супералисаның «Татарстан супергуд» композициясе нигезендә клип төшергән

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры яңа сезон ачылышы уңаеннан Супералисаның «Татарстан супергуд» композициясе нигезендә клип төшергән.

Камал театрының ролигы, «Рубин» футбол командасы төшергән клиптан аермалы буларак, SuperAlisa рөхсәте белән ясалган. «SuperAlisa төркеменә һәм Ислам Вәлиевка „Татарстан-супергуд“ трегын кулланырга рөхсәт иткәннәре өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез», — дип искәртә Камал театры роликны тәкъдим иткәндә.

«Алиса Хөсәенова һәм аның кызы Мәрьям безнең тугрылыклы тамашачылар. Алар „Зәңгәр шәл“ не инде 49 тапкыр караганнар. Ел азагына кадәр бу спектакльгә билетлар алып куйганнар», — ди театрның матбугат үзәге җитәкчесе Илшат Латыйпов.

«Әлеге клипны чыгарганда да безгә җылы мөнәсәбәте өчен Алисага бик зур рәхмәт. 1 октябрьдә яңа сезон ачылганда без аңа рәхмәт йөзеннән сезонның барлык премьераларына чакыру бүләк итәчәкбез», — ди ул.

Камал театрының беренче премьерасы 4, 5, 6 һәм 7 ноябрь көннәрендә көтелә. Альберт Шакировның «Сәфәр» пьесасы буенча спектакльне Рамил Гәрәев куя.

  • Июль аенда «Рубин» футбол командасы «Рубин СуперГуд» дип аталган клип төшереп таратты. Клип милли колорит белән төшерелгән. Фон булып Илһам Шакиров җыры яңгырый. Татар әбисе ролендә — Камал театры артисты Фирая Әкбәрова. Клип СуперАлисаның 2004 елда чыккан «Татарстан супергуд» композициясен хәтерләтә. Тик композиция авторы Алиса Хөсәенова үз җырын файдаланулары турында дуслары клипка сылтама биргәч кенә белгән. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100