news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иске Минзәләбаш мәктәбендә авыл тарихы музее ачылды

Авыл халкы, укытучылар һәм укучылар ярдәме белән бик күп экспонатлар җыелган.

(Сарман, 24 сентябрь, «Татар-информ», «Сарман»). Сарман районының Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә авыл тарихы музее ачылды. Музейга күптән нигез салынган. Авыл халкы, укытучылар һәм укучылар ярдәме белән бик күп экспонатлар җыелган. Бигрәк тә өлкән яшьтәге авыл халкы, укытучылар музей төзү идеясе белән янганнар, көчләрен дә, вакытларын да кызганмаганнар. 

Музейны ачу тантанасында Сарман районы башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Сарман районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары Индира Сахипова, Сарман районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Идрисова, Иске Минзәләбаш авыл җирлеге башлыгы Айдар Габдрахманов һ.б. чыгыш ясады. 

 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100