news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апасның Түбән Барыш авылында Асия Хәйруллинаның 100 еллыгына багышланган кичә булды

Биредә аның истәлегенә музей да ачылды.

Апасның Түбән Барыш авылында Асия Хәйруллинаның 100 еллыгына багышланган кичә булды
http://apastovo.ru

(Апас, 24 сентябрь, «Татар-информ», «Апастово-информ», Ландыш Гайнуллина). Апас районының Түбән Барыш авылында күренекле артистка, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең беренче лауреаты, атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Асия Хәйруллинаның 100 еллыгына багышланган искә алу кичәсе булды.

Асия Хәйруллинаны искә алырга Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрыннан күренекле артистлар да кайткан иде, шулай ук артистканың якыннары, туганнары, райондашлары да җыелды.

«Әнием гомере буе туган авылын, аның гүзәл табигатен, кешеләрен, туган нигезен сагынып яшәде, балачак елларын беркайчан да күңеленнән чыгармады. Яңа клуб ачылыр алдыннан клубка әниемнең исеме биреләчәген әйткән иде һәм ул гамәлгә ашты. Бу минем өчен дә зур горурлык булды. Менә бүген аның истәлегенә музей да ачылды», — диде артистканың кызы Наилә Кумысникова.

«Музей киләчәктә тагын да тулыланыр, тагын да баетылыр дип ышанам. Мин әниемнең якты рухын мәңгеләштерүләре өчен авыл халкына, җирлек башлыгы Рузия Низамовага, Апас районы җитәкчеләренә олы рәхмәтле», — диде ул.

Мәшһүр артистканың истәлегенә багышлап ачылган музейда артистның фотосурәтләре, сәхнә киемнәре, язмалары, китаплары урын алган иде. Артистканың шәкертләре, мәдәният әһелләре, күренекле шәхесләр остазлары турында җылы фикерләр әйтте, хатирәләр уртаклашты, күңел түрләреннән чыккан җылы хисләрен белдерде, җырлар багышлады, сәхнә өзекләре тәкъдим иттеләр.

«Асия апа укытучы буларак таләпчән, җитди, шул ук вакытта бик ярдәмчел дә иде. Ул безне матур әдәби телдә сөйләшергә, дөрес аралашырга өйрәтте. Артистка буларак яктылыгы, сәхнәдә чәчрәп торучанлыгы белән дә халык күңелен яулады ул. Асия апаны берничек тә онытып булмый, яраткан остазым күңелемдә мәңге яшәр», — дип искә алды Әсхәт абый Хисмәт.

Фирая апа Акбарова артистканың якын туганы. Үзе дә сәхнә остасы булып китүендә апасының өлеше зур дип саный. Кечкенәдән аның кебек танылган артистка булу хыялы белән янганы турында сөйли ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100