news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Альберт Шакиров үз көче белән Роберт Миңнуллинга багышлап документаль фильм әзерли

Автор фильмны Роберт Миңнуллинның елына тәмамларга планлаштыра.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова). Журналист Альберт Шакиров Роберт Миңнуллинга багышлап документаль фильм әзерли башлаган. Фильм «Роберт» дип атала.

«Үз җаема, үз көчем белән, үзем күргәнчә эшләнеп килә торган фильмның беренче анонсын тәкъдим итәм. Роберт Миңнуллинның туган авылында аңа багышланган музей эшләнү сәбәпле, халык шагыйренең авылдашлары, туганнарын хатирәләрен яздырырга Шәммәткә кайткан идек», дип яза автор үз сәхифәсенә.

«Фильм Роберт Миңнуллинның тормыш юлы турында түгел. Ул шагыйрьнең илһам чыганагы булган Сөн буе, Шәммәт авылы, аның халкы һәм шул халык күңелендә калган Роберт Миңнуллин турында», — ди Альберт Шакиров.

Автор фильмны Роберт Миңнуллинның елына йомгакларга планлаштыра.

  • Халык шагыйре Роберт Миңнуллин 2020 елның 27 мартында 71 яшендә вафат булды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100