news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күренекле шагыйрь Әхмәт Рәшитов вафат

«Тормыш иптәше Мәдинә апа Маликова аны бик карады инде», — диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт.

Күренекле шагыйрь Әхмәт Рәшитов вафат
Татарстан Язучылар берлеге

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Күренекле шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхмәт Рәшитов каты авырудан соң 84 яшендә вафат булды. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итә.

«Әхмәт абый озак авырды. Тормыш иптәше Мәдинә апа Маликова аны бик карады инде», — диде Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт.

Әхмәт Рәшитов үз васыяте буенча туган ягында — Буа районының Яңа Чәчкап авылында җирләнәчәк. Казаннан озату вакытын ТР Язучылар берлеге соңрак хәбәр итәчәк.

Шагыйрь һәм публицист Әхмәт Рәшит (Әхмәт Әхәт улы Рәшитов) 1936 елның 25 мартында Татарстан Республикасының Буа районы Яңа Чәчкап авылында дөньяга килә.

1961 — 1968 елларда Казан телевидение студиясендә — балалар өчен тапшырулар бүлеге мөхәррире, соңрак Лениногорск шәһәре телевидениесендә өлкән мөхәррир булып эшли. 1968 — 1974 елларда Татарстан радиосында башта — әдәби-драматик тапшырулар мөхәррире, соңга таба дубляж тапшырулары буенча өлкән мөхәррир булып эшли.

1974–1988 еллар арасында ул — «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында хәбәрче, Россия Китап сөючеләр җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсендә инспектор-методист, Татарстан Язучылар берлегенең Габдулла Тукай исемендәге клубы директоры хезмәтендә. 1989–1992 елларда Татарстан радиокомитетында әдәби-драматик тапшырулар редакциясенең өлкән мөхәррире һәм нәфис тапшырулар буенча баш мөхәррир вазифаларын башкара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100