news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәре буенча фильм төшерә башлаганнар

Җырчы Алсу Әбелханова кинода төп рольләрнең берсен башкара - ул ана булып уйный.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәренә нигезләнеп фильм төшерә башлаганнар. Бу хакта үзенең инстаграм сәхифәсендә «Татаркино» оешмасы директоры, кинопродюсер Миләүшә Айтуганова хәбәр итте. 

«Бу фильм — Казахстан белән уртак проектыбыз. Минем өчен бу бик мөһим вакыйга. Киләсе елга премьерада күрешербез. Сценарийны Казахстанның мәшһүр язучысы Бекбулат Шекеров язды. Фильмның режиссеры — Юлия Захарова, костюмнар буенча рәссамы — Ләйсән Хаҗиева», — ди ул. 

Әлегә халыкара проектның съемкалары Казахстанда бара. Кайбер күренешләр яз көннәрендә Татарстанда төшереләчәк. Фильм рус телендә тәкъдим ителә. Төп рольләрнең берсе булган ана ролен җырчы Алсу Әбелханова уйный.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Сәлам, дуслар! Ниһаять, мин сезнең белән күңелле хәбәр белән уртаклаша алам! Казахстан белән берлектә без Галимҗан Ибраһимов "Алмачуар" әсәренә нигезләнеп фильм төшерә башладык. Минем өчен бу бик мөһим вакыйга. Алла боерса киләсе елга премьерада күрешербез. Сценарийны Казахстанның мәшһүр язучысы Бекбулат Шекеров язды. Әлегә съемкалар Казахстанда. Яз көннәрендә Татарстанда төшерәбез. @alsuabulhanovaartist кинода әни ролен уйный. @zaharovayulia8 - режиссер. @leisan_hazieva - костюмнар бөенча рәссам. Һәммәгезгә рәхмәт! Фото листайте! Всем приятного вечера! Наконец, делюсь с вами хорошей новостью- начались съемки большого международного кинопроекта. Совместно с Казахстаном мы экранизируем произведение классика татарской литературы Галимджана Ибрагимова "Алмачуар". Я благодарна Всевышнему за такую возможность! Алга! #аллагашөкер #казахстантатарстан #галимҗанибраһимов #татаркиноалга #миләүшәайтуганова

Публикация от Milyausha Aituganova (@milyaushaaituganova)

«Бу рольгә кастингны уңышлы үттем. Миннән кала, Татарстаннан башка актерлар юк. Калган рольләрне казахлар башкара. Бабай ролендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев уйнарга тиеш иде. Ләкин, коронавирус пандемиясе сәбәпле, аның яшендәгеләрне самолетка кертмиләр», — дип сөйләде Алсу Әбелханова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Шулай ук җырчы съемкаларның нәтиҗәле һәм күңелле узуын билгеләп үтте. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100