news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Габдулла Тукай әдәби музее «Бәрәңгефест» бәйрәменә әзерләнә

Бәйрәмдә Тукай иҗатында, татар сәнгатендә бәрәңге образына багышланган лекцияләр, уеннар, ярышлар, мастер-класслар уздырылачак.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 26 сентябрь көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда «Бәрәңгефест» бәйрәме узачак. Икенче икмәк — бәрәңгегә багышланган чара икенче тапкыр оештырыла. Бу хакта «Татар-информ»га музей директоры Гүзәл Төхвәтова хәбәр итте.

«Бәйрәм Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп әзерләнгән. Шагыйрьнең бәрәңгене телгә алган әсәрләре бар. Биш шигырендә, ике әсәрендә Тукай бәрәңгене искә ала һәм аның авыл көнкүрешендәге ролен тасвирлый. Габдулла Тукай өчен бәрәңге бер үк вакытта ачлык һәм туклык билгесе, сатирик образ һәм ризык», — диде музей директоры.

«Исемдә калганнар» автобиографик повестенда шагыйрь кечкенә чагында, бәрәңге казыганда, ялгыш аягын җәрәхәтләгәне турында яза. Аның «бәрәңге — җан ашым», «бәрәңге һәм гыйлем», «җырлыйм бәрәңгенең көен» дигән гыйбарәләре халык сөйләменә кереп калган. 

Бәйрәмнең махсус кунаклары — «Шаян ТВ» балалар телеканалы, «Салават күпере», «Сабантуй» балалары журналлары. Алар бәйрәмдә катнашучылар өчен мастер-класслар, конкурслар да үткәрер дип көтелә.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе Зилә Мөбәракшина заманча татар мәдәнияте проблемалары буенча дискуссия мәйданчыгын оештырачак. Бәйрәмдә Тукай иҗатында, татар сәнгатендә бәрәңге образына багышланган лекцияләр,  уеннар, ярышлар, мастер-класслар була.

news_right_1
news_right_2
news_bot