news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Динә Гарипованың шәхси әйберләрен Милли музейга куйганнар

Татарстан Милли музеенда «Татарстан тарихы борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр» дигән күргәзмә эшли.

Динә Гарипованың шәхси әйберләрен Милли музейга куйганнар
Рамил Гали

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). «Голос» проекты җиңүчесе, җырчы Динә Гарипованың шәхси әйберләре Татарстан Республикасының Милли музеенда урын алган. Биредә «Татарстан тарихы борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр» дигән күргәзмәгә ачылды. Бу хакта Динә Гарипова үзенең инстаграм сәхифәсендә хәбәр итте. 

Күргәзмә республикабыз тарихын һәм аның үсешен күренекле вакыйгалар һәм кешеләр язмышлары аша күрсәтә. Биредә мөһим дата — ТАССРның 100 еллык юбилеена багышланган экспонатлар да бар.

«Әлеге күргәзмәгә бик күп танылган кешеләрнең шәхси әйберләре куелган. Шулар арасында минем беренче тапкыр „Голос“ проектында чыгыш ясаганда кигән күлмәгем дә бар. Проектта җиңгән өчен тапшырылган сертификат белән уникаль статуэтка да экспозициягә куелды. Алар барысы да оригинал», — дип яза Динә Гарипова. 

«Татарстан тарихы борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр» күргәзмәсе 30 августта ачылды. Күргәзмәдә республика тарихы хронологик тәртиптә тәкъдим ителә. Экспозиция якынча 4 мең кв. м. мәйданны били. Ул 2022 ел ахырына кадәр эшләячәк.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Друзья! ⠀ ❗️У меня есть очень приятные и неожиданные новости!!❗️😁 ⠀ Я хочу пригласить вас в Национальный музей РТ @tatar_museum в рамках новой выставки «История Татарстана с древнейших времен до наших дней». ⠀ Экспозиция представляет историю нашей республики @tatarstan_official и ее современное развитие через показ знаковых событий и судеб людей. Особое внимание уделено важной дате - 100-летнему юбилею Татарстана @tassr.100 ⠀ ❗️И на этой выставке представлены и мои личные памятные вещи! 👏💃🏼 ⠀ Такое со мной происходит впервые в жизни!!!! Как вы поняли, я уже побывала там и у меня просто буря эмоций!! )) ⠀ Дорогие жители и гости города Казань, вы тоже можете посетить эту выставку и увидеть очень много всего интересного! Уверена, что вам понравится! 👏 ⠀ #ДинаГарипова #динәгарипова #DinaGaripova #национальныймузейРТ

Публикация от Dина Гарипова (@dinagaripova)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100