news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айгөл Бариева әтисе, күренекле артист Шамил Бариевны искә алу кичәсенә чакыра

Мәрхүм артистка быел 70 яшь тулган булыр иде.

Айгөл Бариева әтисе, күренекле артист Шамил Бариевны искә алу кичәсенә чакыра
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Җырчы Айгөл Бариева мәрхүм әтисе, артист Шамил Бариевны искә алу кичәсенә чакыра. Чара Саба районы мәдәният йортында була. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

«Сезнең өчен бер яңалыгым бар. Быел әтиемә, Шамил Бариевка, 14 ноябрьдә, исән булса 70 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан, Аллаһы боерса, аның туган ягында, Сабада, матур гына искә алу кичәсен үткәрәбез. Әтием белән бергә үскән, укыган, эшләгән, укыткан шәкертләре, гомүмән якын булган кешеләрне чакырып калам», — дип яза ул.

Айгөл Бариева истәлекләре, фотолар белән уртаклашасы килгән кешеләрне элемтәгә чыгарга чакыра.

Искә алу кичәсе 14 ноябрьдә 17.00 сәгатьтә башлана.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хәерле көн дусларым!!!❤ Сезнең өчен бер яңалыгым бар! Быел Әтиемә ,Шамил Бариевка, 14ноябрьдә,исән булса 70яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан,Аллаһы боерса,аның Туган ягында,Сабада, матур гына искә алу кичәсен үткәрәбез. Әтием белән бергә үскән,укыган,эшләгән,укыткан шәкертләре,гомүмән якын булган кешеләрне чакырып калам.Истәлекләре,фотолар белән уртаклашасы килгәннәрегез булса,зинһар минем белән элемтәгә керегез. Билетлар Саба мәдәният йорты кассасына киләсе атнада сатуга чыгачак. Касса тел. 8-84362-2-45-41. Барыгызныда көтеп калам,дусларым!❤ #аллагатапшырып #шамилбариев #искэалукичэсе #70яшь #саба #якташ #сабарайоны #сабакичэхэмбуген

Публикация от Айгуль Бариева засл.артист РТ (@aigul_barieva)

Шамил Бариев (1950—1994) — театр һәм кино актеры, ТАССРның атказанган артисты, Муса Җәлил премиясе лауреаты. Камал театрының әйдәп баручы артисты, театр педагогы, режиссёр, җәмәгать эшлеклесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot