news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу мәрасиме программасы билгеле булды

Герой-шагыйрьне искә алуда Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлил катнашачак.

Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу мәрасиме программасы билгеле булды
"Татар-информ" архивы

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 25 август 12.00 сәгатьтә Беренче Май мәйданында Муса Җәлил һәм аның көрәштәш дусларын искә алачаклар. Искә алу мәрасимендә «Калеб» яңа буын җыены «Муса. Моабит» җыр, музыка һәм шигырь триптихыннан өзекләр тәкъдим итәчәк.

«Быел каһарман шагыйрьнең тууына 115 ел. Мәрасимдә традицион рәвештә Республика җитәкчеләре һәм мәртәбәле кунаклар, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенең быелгы лауреатлары, Герой-шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова чыгышы көтелә», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры матбугат үзәге хезмәткәре.

Программа:

  • Мәрасимдә Муса Җәлил сүзләренә композитор, Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты Миләүшә Хәйруллина иҗат иткән яңа җырлар яңгыраячак. Аларны Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты Илгиз Мөхетдинов һәм Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина башкара.
  • Татарстан Республикасы Җыр һәм бию ансамбле артисты Сәидә Миңнебаева һәм Г. Кариев театры артисты Альбина Ногманова башкаруында пластик композиция, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, шагыйрьләрдән Зиннур Мансуров, Булат Ибраһимов, Гөлназ Газизова чыгышы көтелә.
  • Искә алу мәрасиме Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә чәчәкләр салу белән тәмамлана. Искә алу чарасын Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Айсылу Мөсәлләмова белән Артём Пискунов алып барачак.

Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу мәрасимен Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100