news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге яңа ядкәрләр белән тулыланды

Алар арасында әдәби әсәрләрнең күчермәләре, догалыклар, хатлар, дәреслекләр бар.

Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге яңа ядкәрләр белән тулыланды
https://kitaphane.tatarstan.ru

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Быел июльдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре чираттагы археографик сәфәргә барып, яңа ядкәрләр алып кайттылар.

Арча районына кергән 10 авылда экспедиция нәтиҗәсендә сиксәннән артык татар һәм шәрык кулъязмасы, иске басма китабы табылды, дип хәбәр итте китапханәнең матбугат хезмәте.

Алар арасында әдәби әсәрләрнең күчермәләре, догалыклар, вәкаигънамәләр (хроникаль язмалар), хатлар, дәреслекләр бар.

Табылган чыганаклар XVIII йөздән алып 1970 нче елларга кадәрге чорга карый.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә тапшырылган бу материаллар тиешле эшкәртүне узганнан соң файдаланучыларга тәкъдим ителәчәк, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot