news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Адав-Толымбайда утар мәдәнияте һәм театраль лаборатория берләшкән бәйрәм ачылды

Россиядә быел биш мәдәни үзәк булдырылды. Алар Хакасиядә, Воронеж, Новосибирск, Петрозаводск шәһәрләрендә һәм берсе Татарстанның Буа районында урнашкан.

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кичә, 23 августта, Буа районының Адав-Толымбай авылы халкын Россия күләмендә танылган театр тәнкыйтьчеләре һәм татар эстрадасы артистлары бер сәхнәдән сәламләде.

Буа театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриевның туган авылында борынгы утар мәдәниятен күтәргән «Культурное пространство усадьбы: от двора до салона» федераль проекты кысаларында театраль бәйрәм башланып китте. Кунаклар Адав-Толымбай авылын театраль утар дип атады.

«Без быел ике зур чараны берләштердек. Аның берсе безнең традицион театраль лаборатория булса, икенчесе утар мәдәниятенә бәйле федераль проект. Зур шәһәрләр белән бергә безнең Буа да шушы проектка катнаша», — ди Раил Садриев.

Россиядә быел биш мәдәни үзәк булдырылды — Хакасия, Воронеж, Новосибирск, Петрозаводск һәм берсе Татарстанның Буа районында. Проектка Буаның Адав-Толымбай һәм Ивашовка авыллары белән бергә Тәтеш, Апас районнары да керде.

«Буа Талиясе» театраль лабораториясе кысаларында кичә ике театраль эскиз күрсәтелде. Аның берсе Салават Юзеевның чакырылган режиссер Владимир Кузнецов тарафыннан куелган «Кияү урлау» комедиясе, икенчесе Аристофанның Булат Минкин куйган «Лисастрата» сы. Бүген Виктор Пелевинның «Столыпин» трагикомедиясе күрсәтелә. Режиссеры — Тимур Галиев.

Проект кысаларында Достоевскийның «Идиот» романы буенча «Зеро» спектакле куелган. 28 августта ул тамашачыга һәм тәнкыйтьчеләргә тәкъдим ителә. 29 августта Адав-Толымбай авылында II Әхмәр хәзрәт укулары үткәреләчәк, Әхмәр хәзрәткә багышланган Изге сукмакны ачу тантанасы булачак.

Утар мәдәнияте белән театраль лабораторияне берләштергән бәйрәм тантанасы танылган эстрада артистлары Вадим Захаров, Рифат Зарипов һәм Рузилә Бәдретдинова катнашында концерт белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100