news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама театры яңа сезонын Туфан Миңнуллинның туган ягында ача

Театрның Кама Тамагында узачак быелгы гастрольләре Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел тулуга багышлана.

Түбән Кама театры яңа сезонын Туфан Миңнуллинның туган ягында ача
Рамил Гали/архив

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Түбән Кама татар дәүләт драма театры традиция буенча сезонын Туфан Миңнуллинның туган ягында — Кама Тамагы районында ачачак. Бу хакта театр үзенең рәсми сайтында хәбәр итә.

Театрның яңа 31нче сезоны Туфан Миңнуллинның туган көнендә — 25 августта ачыла. Коллектив Олы Мәрәтхуҗа авылында ачык һавада театраль бәйрәм уздыра. Кич Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле күрсәтеләчәк.

«Туфан Миңнуллин исемен йөрткән театрыбыз ел саен сезонын Туфан Миңнуллинның туган ягында аның пьесасы буенча куелган спектакль белән ача. Быел да традициябезгә тугры калабыз», — ди театр директоры Рөстәм Галиев.

Театрның Кама Тамагында узачак быелгы гастрольләре Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел тулуга багышлана.

Сентябрь аенда театрда Туфан Миңнуллин әсәрләреннән торган декада башланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot