news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илһам Шакиров исемендәге премия ияләре 200 мең сум алачак

Премияне татар җырчыларына ике елга бер тапкыр тапшырачаклар.

Илһам Шакиров исемендәге премия ияләре 200 мең сум алачак

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Адилә Зиатдинова). Илһам Шакиров исемендәге премия ияләре 200 мең сум алачак. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе турында» карары ведомствоның рәсми сайтында чыкты.

«Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына 2021 елдан башлап республика бюджетыннан Татарстан Мәдәният министрлыгына Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен бирү өчен 600 мең сум күләмендә акча бүлеп бирүне тәэмин итәргә», — диелгән документта.

«Вокал (ир-атлар)», «Вокал (хатын-кызлар)», «Халык җырлары» номинацияләре булачак. Премия 2021 елдан ике елга бер тапкыр биреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot