Төрле жанрда иҗат итүче татар артистларының афишалары тезелеп торырга тиеш – Исмаил

Тамашачы үз зәвыгына, үз кесәсенә туры килердәен сайлап алырга мөмкинлек булсын иде, ди альтернатив музыкант.

(Казан, 24 август, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова).  Төрле жанрда иҗат итүче артистларның концертка чакыру белдерүләре шәһәр диварларында тезелеп торырга тиеш, – ди альтернатив музыкант, танылган гитарачы Альберт Исмаил. Бу хакта ул бүген “Татар-информ” агентлыгы уздырган матбугат очрашуында әйтте.

“Күптән түгел Казанга әни килеп китте. Минем аңа Казанны татарлык үзәге итеп күрсәтәсем килде. Кремльгә бардык, төрле архитектура биналарын карадык. Ләкин музыкага килгәндә, бернинди афиша күрмәдем. Салават абый концертларыннан башка. Аллага шөкер, ярый әле ул бар. Дөрес, диварлар рус эстрадасы җырчыларының афишасы белән тулган. Кайда соң безнең татар музыкасы? Мин һәр адым саен төрле жанрларда иҗат итүче артистларның концерт белдерүе эленеп торуын теләр идем. Һәм һәр кешенең үз зәвыгына туры килердәен сайлап алып, шул концертка барырлык мөмкинлеге булсын иде. Әнине Салават концертына алып барыр идем. Кызганыч, ул аны яратмый", – ди җырчы-музыкант.

Альберт Исмаил фикеренчә, һәр өлкәдә хуҗалар бар, шул исәптән, сәнгатьтә дә.

"Кешенең биологик табигате шундыйдыр, бәлки. Нинди генә өлкәдә үсеш булмасын, идея үсә-үсә дә, аннары катып, туктап кала. Чөнки коррупция барлыкка килә. Акча, “связьлар”, мөнәсәбәтләр, тегесе-монысы. Сәбәпләре күп. Шуңа карамастан, һәрвакыт яңа идея туып торырга тиеш. Яңа сулыш белән “Яңа дәвер”не эшләп карыйк. Әлбәттә, киләчәктә төрле идеяләр барлыкка киләчәк, башка кешеләр. Аларга да булышырбыз. Бүгенге көндә яңа идея бар икән, аннан соң хөкүмәтебезнең дә фатихасы булгач, эшләп карыйк", – диде ул Татарстанда барлыкка киләчәк “Яңа дәвер” заманча татар музыкасы проектына карата.

Исегезгә төшерәбез, 30 августта Казанның Иске Татар бистәсендә “Яңа дәвер” заманча татар музыкасы концертының презентациясе булачак. Киләчәктә экраннарга шул исемдәге ток-шоу чыгачак һәм фестиваль узачак.