news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар бакчаларына татарча сөйләшә торган курчаклар таратылган

Бу курчаклар киләчәктә, уенчыклар фабрикасы каталогына кертелеп, сатуга да чыгачак.

Балалар бакчаларына татарча сөйләшә торган курчаклар таратылган
Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казандагы һәм республика районнарындагы балалар бакчаларына татарча сөйләшә торган курчаклар таратылган. Бу хакта Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге хәбәр итә.

Экологик чиста материалдан ясалган Гомәр белән Гөлбикә исемле курчакларны Татарстандагы барлык 1992 балалар бакчасына да өләшкәннәр.

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Алсу Мифтахова «Татар-информ» га биргән интервьюсында татар дизайнерлары ясаган, традицион костюмлы, саф татарча сөйләшә торган 4 меңгә якын курчак ясатылуы турында әйткән иде.

«Безнең максат — кешеләргә тарихыбызны күрсәтү һәм таныту. Без мөмкинлек тудырсак, кеше үзе сайлап алачак. Моны мәгариф системасы, мәктәп, балалар бакчалары аша да эшләргә мөмкин», — диде ул.

Курчаклар Киров өлкәсендәге «Весна» уенчыклар фабрикасында эшләнгән. Алга таба алар, фабриканың каталогына кертелеп, сатуга да чыгачак.

Әлеге курчакларны җитештерү идеясы белән курчаклар ясаучы дизайнер Эльза Хөснетдинова чыккан иде. Курчаклар ясату өчен Татарстан Президенты 6,9 млн сум акча бүлеп биргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100