news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Түгәрәк уен» журналы коллективы эштән китү турында гариза язган

Эчке тикшерүләр 59 штат берәмлегенең 27се генә эштә булуын күрсәтте, диде Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры.

«Түгәрәк уен» журналы коллективы эштән китү турында гариза язган
Рузилә Мөхәммәтова

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Түгәрәк уен» журналы коллективы һәм Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге коллективының бер өлеше эштән китү турында гариза язган. Бу мәгълүматны журналның баш мөхәррире, шагыйрә Илсөяр Иксанова раслады.

Илсөяр Иксанова әйтүенчә, китүнең сәбәбе - җитәкчелек белән аңлашылмаучанлык килеп чыгу. Аңлашылмаучылыклар Үзәккә яңа җитәкче килгәч башланган. «Безнең күп вакытыбыз иҗат белән түгел, отчет язып уза башлады. Журналист, материал әзерләр өчен, эш урынында гына утырып эшли алмый», - дип аңлатты Илсөяр Иксанова. Ул Үзәктән китүчеләрнең тагын да булуын, алар арасында Үзәкнең фәнни хезмәткәрләре дә барлыгын әйтте.

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Алсу Мифтахова журналдан һәм Үзәктән берничә хезмәткәрнең эштән китүе фактын раслады. «Эчке тикшерүләр вакытында 59 штат берәмлегенең 27есенең генә эштә булуы ачыкланды. Безнең хезмәт килешүләрендә дистанцион эшләү билгеләнмәгән. Бөтен кешегә эш урыны беркетелгән һәм ул эш графигы нигезендә үз урынында булырга тиеш. Мин эш сәгатендә хезмәткәр өчен җаваплы», - диде ул.

«Иҗат кешесенең эш урынында гына утыра алмавын яхшы аңлыйм, мин алардан кайда булулары турында белгертеп торуларын гына сорадым. Мин, җитәкче буларак, кешеләрнең эштән китүе яклы түгел, ә эш тәртибенең норматив-хокукый яссылыкта дөрес төзелгән булуын гына телим. Хезмәткәрләрнең эштән китергә теләве – үз инициативалары», - диде Алсу Мифтахова.

Җитәкче «Түгәрәк уен» журналының алга таба да чыгачагын әйтте.

  • Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге фәнни-методик эшчәнлек алып бара, шулай ук, «Түгәрәк уен», «Идел-йорт», «Уйнагыз, гармуннар» һ.б. популяр фестивальләрне оештыручы булып тора. «Түгәрәк уен» - Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан татар телендә нәшер ителүче халык иҗатын яктыртучы мәгълүмати-популяр журнал-альманах. Өч айга бер мәртәбә чыга. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100